Лениногорскида «Мәңгелек ут» янында митинг булды, чәчәкләр салдылар
22 июнь - Хәтер һәм Кайгы көне.
Лениногорскида Геройлар аллеясында Хәтер һәм Кайгы көне уңаеннан митинг үтте.
Тантанада төрле яшьтәге кешеләр җыелды: «Юнармия» хәрәкәте яшь активистлары, хәрби хәрәкәтләр оешмалары, патриотик оешмалар килде. Шулай ук Лениногорскиның элеккеге башлыгы, Дәүләт Советы депутаты Рәгать Хөсәенов катнашты.
Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов Бөек Ватан сугышында катнашкан лениногорскилыларның батырлыгын билгеләп үтте.
«Дәһшәтле еллар, аяз күк йөзе, тынычлык өчен гомерен корбан иткән геройларның батырлыгы турында истәлек мәңгегә безнең йөрәкләрдә», – диде ул.
Лениногорск районыннан 12 меңнән артык солдат яуга киткән.

фото: скрин видео
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев