Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Моряков һәм Ленин урамнары киселеше чатындагы авариянең сәбәпләре билгеле

Юл һәлакәте 1 августта, кичке якта Ленин белән Моряков урамнары киселешендә була.


Бу юл һәлакәте турында сайтыбызда кыскача язган идек. Әлеге авариянең нечкәлекләре билгеле булды.

42 яшьлек Нижневартовск кешесе Лениногорскида узып барышлый гына булган. Ул «Ниссан Теана» машинасында (алда язганча «Мерседес» түгел) Ленин урамы буенча хәрәкәт итә торган була. Ленин урамы белән Моряков урамы чатына килеп җиткәндә, юл хәрәкәте кагыйдәсен боза: ВАЗ-21099 машинасына юл бирми, ә ВАЗ төп юлдан бара торган була. Һәм нәтиҗәдә ике машина бәрелешә.

Бәрелү шофер ягыннан була, ВАЗ йөртүчесе — Спиридоновка авылы кешесе, бик күп тән җәрәхәтләре ала. Авария булган урынга килеп җиткән «Ашыгыч ярдәм» машинасы аны Бөгелмә хастаханәсенә алып китә.

Бу очракта Нижневартовск кешесенең гаепле булуына шик юк. Аңа нинди җәза бирерләр, анысы зыян күрүченең хәленә бәйле булачак.

Лениногорск ЮХИДИ начальнигы Айдар Хаҗиев әйтүенчә, юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәбе — еш кына тизлекне арттыру һәм каршы як юлга чыгу.

«Дәүләт автомобиль инспекциясенең рәсми статистикасы күрсәткәнчә, авыр тән җәрәхәтләре яки үлем белән тәмамланган аварияләрнең якынча 40 проценты нәкъ менә тизлекне арттыруга туры килә. Юл хәрәкәте кагыйдәләренә яраклаштырып, шофер автотранспорт чарасын рәсми рәвештә билгеләнгән чикләүләрдән артырмаган тизлектә идарә итәргә тиеш», — ди Айдар Хаҗиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев