Лениногорскида наркотик бәйлелек белән 350 кеше исәптә тора
Золымга каршы бергәләп.
Лениногорскида наркотик бәйлелек белән 350 кеше исәптә тора, шуның 193е – ир-атлар, 49 – хатын-кыз һәм бер яшүсмер. Бу хакта наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышында хәбәр иттеләр.
Лениногорск полиция начальнигы урынбасары Рафис Илалов әйтүенчә, шушы елның гыйнвар-май айларында наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле 20 җинаять теркәлгән. Шуның 10сы – аеруча авыр төрләренә керә. Судка 15 җинаять эше тапшырылган, тагын 3 фигурант буенча тикшерү эше бара.
Киңәшмәдә катнашучылар балигъ булмаганнар арасындагы профилактика эшенә игътибар бирделәр. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы урынбасары Миләүшә Глухова билгеләп үткәнчә, учетта 68 яшүсмер тора. Аларны эш белән мәшгуль итү һәм тискәре йогынтыдан саклау өчен, җәйге каникуллар вакытында шушы категориягә керүче яшүсмерләрне мәктәп яны һәм шәһәр яны лагерьларына билгеләгәннәр, ә 26 сын вакытлыча эшкә урнаштырганнар. Авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр «Ана һәм бала»программасы буенча юлламалар алганнар. Шулай ук 30 гаилә дә күзәтүгә алынган, аларда 63 балигъ булмаганнар бар.
Наркотик матдә кергән үсемлекләргә каршы көрәш мөһим юнәлеш булып кала бирә. «Мәк-2026» комплекслы операциясе үткәреләчәк, ул өч этапта узачак: 8 июльдән 17 июльгә кадәр; 5 августтан 14 августка кадәр; 14 сентябрьдән 23 сентябрьгә кадәр. Киндер, мәк һәм башка үсемлекләрнең ачыкланган чәчүлекләре юкка чыгарылачак, ә гаеплеләр җаваплылыкка тартылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев