Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида наркотик матдәләр белән мавыгучыны тотканнар

Лениногорск эчке эшләр хезмәткәрләре тагын бер наркотик матдәләр белән мавыгучыны тоткан.

Эчке эшләр хезмәтенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге, күптән түгел шәһәрдә рейд үткәрде.

Төнлә Шашин урамында  тәртип саклап, күзәтүләр  үткәрү барышында, аларның игътибары, 51 нче йорты янында шикле тоелган ир кешегә төшкән.  Ир кеше дә, полиция хезмәткәрләрен күреп алган һәм үзендә булган төргәкне тиз генә җиргә ташлаган.  

Соңрак, белгечләр тикшереп карагач, төргәктә наркотиклар булуы ачыкланган. 35 яшьлек ир кешенең сүзләре буенча, ул наркотик матдәләрне интернет кибет аша сатып алган. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү эшләре бара.

Исламия Галимова тәрҗемәсе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев