Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Нәүрүз бәйрәме диаспоралар катнашында узды (+фотолар)

Нәүрүз – яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата.

Лениногорск Мәдәният сараенда бүген төрки һәм фарсы телле халыкларның  борынгы бәйрәме – Нәүрүз үтте.  

Әлеге бәйрәм традицион төстә Лениногорскида менә 2015 елдан бирле уза. Безнең муниципаль районда азәрбайҗаннар, таджиклар, үзбәкләр – милли автономияләр яши. Гомумән алганда, Лениногорскида 25ләп төрле милләт вәкиле гомер итә.

Мәдәният сараена килеп керү белән Нәүрүз рухы сизелә. Төрки халыклар музыкасы уйный. Әнә азәрбайҗан, таджик милләтләре мул итеп күргәзмә әзерләгән, анда ниләр генә юк.  Шулай ук Лениногорск “Ак калфак” оешмасы уңганнары өстәлләрен тутырып куйган.

Лениногорскиның оста куллары исә үзләре җитештергән продукциядән күргәзмә әзерләгән иде, шуларны тәкъдим иттеләр.

Нәүрүз бәйрәменә Казаннан районның элеккеге башлыгы, хәзерге көндә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов та кайткан иде.

Башкарма комитет җитәкчесенең социаль сораулар буенча  урынбасары  Гөлнара Вагизова һәм Рәгать Хөсәенов лениногорскилыларны Нәүрүз бәйрәме белән котлады.

Мәдәният сарае сәхнәсеннән исә татар, азәрбайҗан, таджик милләтләре әзерләгән җырлар, көйләр агылды. “Карабах” кавказ биюләре ансамбле чыгышы – лениногорскилыларга бүләк иде.
 

Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нәүрүз -2025 Лениногорскида Нәүрүз