Лениногорскида Октябрьская урамындагы күперне реконструкцияләү дәвам итә (+фотолар)
Лениногорскида бу елның апрель аеннан Октябрьская урамындагы Камышлы елгасы аша күперне реконструкцияләү бара.
Ремонт эшләре «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проект кысаларында башкарыла.
Әлеге күперне реконструкцияләү программага яшәүчеләрнең соравы, «Халык контроле» системасы һәм социаль челтәрләр аша күпсанлы мөрәҗәгатьләр белән бәйле рәвештә кертелде.
Бүгенге көндә күпердә эшләр тулы күләмдә бара. Яңа суүткәргеч торба төзелде, аның тирә-ягы төзекләндерелде һәм җәяүлеләр өчен тротуарлар барлыкка килде. Шулай ук, яр буйларын һәм юл кырыйларын ныгыту эшләре башкарылган инде.
Эшләр вакытында күпер буенча хәрәкәт итү туктатылып тора. Күпер сентябрь ахырында ачылыр, дип көтелә.
Фото : Лениногорск мэриясенең ВКонтакте челтәреннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев