Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида өлкән буын «Театраль остаханә»дә үзләрен актер буларак сынап карый

Спектакльләрне «Исток-Башлангыч»та күрсәтәләр.

«Гаилә» илкүләм  проектын һәм аңа керә торган «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында инде дүрт елдан артык «Театраль остаханә» студиясе уңышлы эшли. Әлеге эшчәнлек «Актив озак яшәү» республика программасы нигезендә алып барыла.

Режиссер Любовь Сидорова җитәкчелегендә актив тормыш позициясе ягында торган өлкән яшьтәгеләр берничә әсәрне сәхнәләштерделәр инде. Әйтик, Н.В. Гогольнең «Вечера на хуторе близ Диканьки», Жан-Батист Мольерның «Тартюф, или обманщик», Б.Л. Васильевның «А зори здесь тихие» әсәрләре мотивлары буенча куелган театр спектакльләрендә катнаштылар. 
Каникуллардан соң октябрь аенда алар -  көмеш волонтерлар репертуар һәм яңа театр сезонына планнар турында фикер алышу өчен яңадан җыелды. Узганда куелганнарына өстәмә итеп,  И.А. Крылов әкиятләре буенча инсценировкалар өйрәнергә, куярга дип сөйләштеләр. Студиядә катнашучылар энтузиазм белән эшкә кушылдылар.

“Репетицияләр барышында актерлар сөйләмнең сәнгатьлелеген, рольләр буенча текстларны уку һәм ятлауны, декорацияләр куюны, музыкаль бизәлешне өйрәнәләр. Театр студиясе эшендә катнашу катнашучыларның иҗади активлыгын үстерә, өлкән яшьтәге гражданнарның социаль активлык потенциалын ачыкларга мөмкинлек бирә”, - дип хәбәр итә “Исток-Башлангыч” белгече Венера Әхмәтшина. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев