Лениногорскида олы яшьтәгеләр өчен хокукый ярдәм көне үтәчәк
Социаль фондның Лениногорск Клиентлар хезмәте олы яшьтәгеләр өчен пенсия, гаилә, хезмәт, торак законнары сораулары, мирас хокукы, мөлкәт бәхәсләренә кагылышлы сораулар буенча хокукый ярдәм көне оештыра.
Ул 28 мартта 14.00-15.00 сәгать арасында булачак.
Кабул итүдә шәһәр прокуроры, кеше хокуклары буенча уполномоченный, иҗтимагый совет, клиент хезмәте, нотариус, “Россия пенсионерлар союзы”ның җирле бүлекчәсе вәкилләре катнаша.
Кабул итүгә Лениногорск Клиент хезмәте бүлегендә (Гагарин урамы, 51нче йортта) 5-05-45 телефоны буенча язылырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев