Компенсация түләячәкләр.
Татарстан прокуратурасы сукбай эт тешләгән кызга компенсация түләттерүгә иреште.
Ведомствода белдерүләренчә, 2025 елның көзендә Лениногорск шәһәрендә урамда йөргән вакытта балага сукбай эт һөҗүм иткән. Кыз төрле тән җәрәхәтләр алган һәм дәвалану курсы узган.
Алга таба прокуратура судка дәгъва белән мөрәҗәгать иткән, ул кыз файдасына 30 мең сум түләттерү турында карар чыгарган.
https://tatar-inform.tatar
Нет комментариев