Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Росгвардиянең ведомстводан тыш сак бүлеге халык арасында - ышанычлы урында

27 мартта Росгвардия хезмәткәрләре һәм хәрбиләре һөнәри бәйрәмнәрен – Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре көнен билгеләп үтәләр.

Ун ел дәвамында безнең республика территориясендә яңа көч структурасы – Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең территориаль идарәсе уңышлы эшли. Аның составында махсус билгеләнештәге отрядлар, дәүләт контроле хезмәтләре, лицензия-рөхсәт эше һәм пилотсыз очу аппаратларын эксплуатацияләү, шулай ук ведомстводан тыш сак бүлекчәләре бар.

Росгвардия дәүләт һәм җәмәгать иминлеген тәэмин итә, җинаятьчелек һәм террорчылык белән көрәшә, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклый. Шул ук вакытта аның карамагында булган шәхси состав төбәк территориясендә һәм аннан читтә куелган теләсә нинди бурычларны үтәргә сәләтле.

Әлеге дата уңаеннан  Лениногорскидагы Росгвардиянең ведомстводан тыш сак бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, полиция капитаны Радик Гәрәев белән сөйләшеп алдык.

-    Татарстан буенча Росгвардия идарәсе эше нидән гыйбарәт?
-    Көн саен патруль маршрутларына 124 төркем чыга (62 - көндез һәм 62-төнлә). 2025 елның 3 аенда гына да тоткарлау төркемнәре тарафыннан саклана торган объектлардан килгән 7300 гә якын «Тревога» сигналы һәм хокук тәртибе органнарының дежур частьләре гаризалары буенча 460 сигнал эшләнгән. 349 административ хокук бозу һәм 61 җинаять туктатылган. Алар арасында талау, үтерү, сәламәтлеккә авыр һәм җиңел зыян салу, урлау һәм мошенниклык, наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше һәм башкалар.

Республика территориясендә 41 үзәкләштерелгән сак пункты челтәрләре эшли. Техник чаралар ярдәмендә 34 630дан артык фатир һәм гражданнарның яшәү һәм мөлкәт саклау урыннары, 15 650дән артык төрле объект саклана, 292 автомобиль «АВО» махсус урлауга каршы системасы белән саклана. Тоткарлыксыз объектларны саклау җиһазлары һәм ышанычлы техник чаралар, милекне саклау буенча үз вазыйфаларын башкаручы хезмәткәрләрне сыйфатлы әзерләү регионда тотрыклы куркынычсызлык хисе тудыра. 

-    Лениногорскида кайсы объектлар Росгвардиянең сагында тора?
-    Лениногорскида 1071 объект, шулай ук фатирлар, йортлар, гаражлар ведомстводан тыш сак астында тора. Без үзебезнең сакка теләсә нәрсәне, әйтик, машиналарны, сейфларны ала алабыз. Көн саен, тәүлек буе режимда, 2 мобиль тоткарлау төркеме эшли. Заманча технологияләрне куллану, маршрутларны дөрес төзү хисабына безнең экипажлар, коралланган һәм экипировкаланган, яхшы әзерлекле, тревога сигналы буенча санаулы минутларда килеп җитәләр. 2024 елда тоткарлау төркемнәре үзәкләштерелгән сак пунктларына 1800 тапкырдан артык килгән тревога сигналлары буенча барганнар, эчке эшләр территориаль органнарының дежур частьләре гаризалары буенча – 170 тапкыр. Моннан тыш, алар урамнарнарда патрульлек итә, җәмәгать тәртибен һәм гражданнарның иминлеге сагында тора. Маршрутта тәртип бозучылар ачыкланганда, тоткарлауны гамәлгә ашырабыз һәм вәзгыятькә карап, полиция чакыртабыз яки үзебез китерәбез. 

-    Радик Илсөярович, бүгенге югары технологияләр заманында сездә нинди сак системалары тора?

-    Узган елларда безнең хезмәт төрле катлаулылыктагы объектларның комплекслы куркынычсызлык чараларын оештыру буенча шактый тәҗрибә туплады. Заманча техник чараларны эксплуатацияләү һәм хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын арттыру нәтиҗәсендә, саклана торган объектлардан һәм фатирлардан урлаулар инде дистә елдан артык булганы юк. Бездә хәбәрләрне тапшыруның автоматлаштырылган системалары. Хәрәкәтчән объектларны саклау өчен чыбыксыз сак сигнализациясе чаралары киң кулланыла. Үзәкләштерелгән сак пультларында мәгълүмат җыю һәм эшкәртүнең автоматлаштырылган компьютер системалары бар, алар дежур персоналның эш-гамәлләренә бәйсез рәвештә тревога сигналларының килү вакытын теркәп куярга һәм аларга оператив рәвештә җавап бирергә мөмкинлек бирә.

Объектларны җиһазлау өчен төрле принциптагы хәбәрчеләр бар. Талау  очракларында торак хуҗаларына һәм тораклардагы кешеләргә нарядны ашыгыч чакыру төймәләре ярдәм итәчәк. Үз эшчәнлеге чорында Лениногорскиның ведомстводан тыш сагы халык арасында тотрыклы һәм уңай рейтинг яулады.

  • Белешмә
  • 2016 елның 5 апрелендә РФ Президенты Указы нигезендә Россия Эчке эшләр министрлыгы эчке гаскәрләре нигезендә Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренең федераль хезмәте формалаштырылды. Бүгенге көндә Росгвардия илнең хокук тәртибен һәм эчке тотрыклылыгын тәэмин итә, террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәшә, мөһим дәүләт объектларын саклый, җәмәгать иминлеген һәм гадәттән тыш хәлләр режимын үтәүне контрольдә тота.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев