Лениногорскида розеткадан алынмыйча калдырылган гадәти озынайткыч аркасында янгын чыккан
Кышкы ял көннәрендә иминлек сагында торучы барлык хезмәтләргә дә гадәттән тыш хәлләргә тулы әзерлек белән торырга туры килә.
Лениногорск районында берничә янгын очрагы булды.
Бу очракларның барысы да диярлек электрүткәргечләр төзексезлеге яки электр приборларын дөрес эксплуатацияләмәү белән бәйле.
Аларның берсе Лениногорскиның Гагарин урамындагы биш катлы йорт фатирында килеп чыккан. Янгын иртәнге бишләр тирәсендә булган, шунысы бар: кеше сәламәтлегенә зыян салмаган.
Беренчел мәгълүматлар буенча янгын чыгуның сәбәбе – розеткадан алынмыйча калдырылган гадәти озынайткыч. Фатир хуҗасы булган хатын-кыз бу вакытта башка шәһәргә киткән булган.
Ут кабу билгеләре инде күршедә яшәүчеләргә сизелә башлауга, алар янгын сүндерү хезмәтенә шалтыраткан. Алар оператив рәвештә килеп җитеп ялкынны локальләштергәннәр һәм бөтенләй сүндергәннәр.
Ләкин бу вакытка ут җиһазларны, көнкүреш техникасын һәм шәхси әйберләрне юк итәргә өлгергән. Төтен подъезд буйлап таралган, йортта яшәүчеләрне өске һәм аскы катлардан эвакуацияләргә туры килгән. Зыян якынча йөз мең сум дип бәяләнә.
Бу вакыйга – шәһәр һәм район халкы өчен кырыс искәртмә . Без еш кына розеткалар җитмешмәү сәбәпле озынайткычлар кулланабыз. Шуның белән электр тоташтыргычына артык йөкләнеш бирәбез. Электр челтәренә йөкләнешнең иң югары ноктасы нәкъ менә кыш айларына туры килә.
Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге бәла-казаны булдырмас өчен истә тотарга кирәкле кагыйдәләргә басым ясый:
1. Өйдән чыгып киткәндә, розеткалардан куәтле приборларны (җылыткычлар, үтүкләр, плиткалар) гына түгел, зарядка җайланмаларын, телевизорларны, компьютер техникасын һәм озынайткычларны да сүндерегез.
2. Бер озынайткычка кушылган барлык приборларның гомуми куәте аның максималь йөкләнешеннән артмаска тиеш. Җылыткыч, чәйнек һәм кер юу машинасын озайткыч ярдәмендә берьюлы бер челтәргә тоташтыру - куркыныч "трио".
3. Электр чыбыклары, җиһазлары. җайланмаларының төзек-бөтенлеген даими тикшереп торыгызЧыбыкларны карагыз. Ярыклар, кыршылулар, эрегән урыннар булу— җайланманы кичекмәстән утильләштерү сигналы
4. Арзанлы җайланмалардан баш тартыгыз. Тикшерелгән кибетләрдән сертификацияле электроника сатып алыгыз.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге хәбәр иткәнчә, электр энергиясе — узган елда булган янгыннарның 70 процентка якынының сәбәпчесе булган Һәм бу сан елдан-ел арта бара.
Янгын чыгу яки билгеләрен сизгән һәм күргән очракта кичекмәстән «101», яки «112» телефоннары буенча шалтыратып хәбәр бирегез.
Исламия Галимова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев