Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида су коену сезоны рәсми рәвештә ачылды, бары бер генә урында

Майның соңгы атнасында шәһәр сулыклары тирәсендә инде бик күп кеше су керә иде

 Әйтәсе дә түгел, халык бездә  тәвәккәл: су коену сезоны ачылганны да көтеп тормый.  

Әмма мондый тәвәкәллекнең нәтиҗәсе төрлечә булуы мөмкин. Традиция буенча 1 июньнән су коену сезоны рәсми рәвештә ачылды. Шәһәрдә 4 сулык бар, әмма рәсми пляж булып аларның  бары тик берсе - Түбән сулык санала. Эссе һава торышы аркасында кайбер халык сезонны иртәрәк ачты. Ярый, Лениногорск эзләү-коткару хезмәте күлне сезон башына ук  тикшереп-әзерләп куйган иде. Тикшерү эшләре шәһәр күлләрендә 15 майда булды.Балалар һәм өлкәннәр өчен су керү зонасы билгеләнде. Балалар өчен – метр ярымга кадәр тирәнлектәге зонаны, өлкәннәр өчен өч метрга кадәр тирәнлектәге урын чикләнелде. Әмма куркынычсызлык коткаручыларга гына түгел, ә барыннан да элек, су буенда ял итүче һәрбер кешенең, олымы ул, яисә кечеме, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәвенә, өлкәннәрнең үзләре белән су буена килгән балаларны игътибарсыз калдырмавына бәйле.

Салих Сәхапов, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы республика эзләү-коткару хезмәтенең 7 нче зона отряды башлыгы 

- Җитди итеп, бөтен җире бәйнә-бәйнә тикшерелгән, дөрес һәм уңайлы җиһазландырылган су керү-кызыну урыннарында да фаҗигаләр туганын ишеткән һәм күргәнебез бар. Еш кына аларның сәбәбе исерек хәлдә коену була. Мондый хәлдә суга кергән кеше координациясен-гәүдә тотрыклыгын югалта, көзән җыера башлый, кеше үз-үзенә ярдәм итә алмый. Бу хакта даими искәртеп, торуга карамастан, фаҗигале хәлләр ел да кабатланып тора.  Коткаручылар исә даими рәвештә яр буйларында патрульлек итәләр, балалар һәм өлкәннәр белән сөйләшәләр, аларга белешмәләр өләшәләр. Лениногорскида урнашкан эзләү-коткару отряды 9 районга хезмәт күрсәтә. Аның хезмәткәрләре шулай ук Бөгелмә районында лениногорскилылар арасында популяр булган Карабаш күле төбен дә тикшерделәр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев