Лениногорскида тагын бер кечкенә бала тәрәзәдән егылып төшкән
Бу юлы бәхетсезлек очрагы Менделеев урамында була.
Дүрт яшьлек кыз бала 31 нче йортның өченче катыннан егылып төшә.
Фаҗига чыккан көнне 19 сәгать 50 минутта 112 хезмәтенә булган хәлне күрүче шалтырата. Гадәттән тыш хәл 17 июльдә була. Беркетмә нигезендә, 20 сәгать 25 минутта Лениногорск районы буенча эчке эшләр бүлегенең дежур частена балалар табибы Р.Хөснимөхәммәтов шалтыраткан, ул бәхетсезлек очрагы турында хәбәр иткән. Табиб: “Зыян күрүче балага «кататравма»: баш сөяге сынган, баш мие җәрәхәтләнгән, баш мие ялкынсынуы һәм субординаль кан саву диагнозлары куелган. Бала Казанга хастаханәгә озатылган", - дип хәбәр иткән.
Һәлакәт урынына балигъ булмаганнар эшләре бүлеге хезмәткәрләре чыккан. Зыян күргән сабыйның әнисе, аның бер ярым яшьлек энесе һәм әбисе фатирда булганлыгы ачыкланган. Кыз тәрәзәдән егылып төшкән мизгелдә, алар кухняга кичке ашка утырган, ә кызчык тәрәзәсе ачык калган икенче бүлмәдә булган. Баланы тәрәзә төбенә менәргә нәрсә этәргәнен әлбәттә аңлату мөмкин түгел. Кыз аутизм спектрындагы авыр белән табиб-психиатрда исәптә тора, сөйләшми. 2024 елның сентябрендә кичергән үпкә ялкынсынуы аркасында, аның хәле начарайган, ул үз-үзенә хезмәт күрсәтә алмый.
Гадәттән тыш хәл вакытында әтисе эштә булган. Балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор, полиция майоры Юлия Кадямова болай дип аңлатма бирде:
«Зыян күргән баланың гаиләсе тулы, Эчке эшләр бүлегендә исәптә беркайчан да тормаганнар һәм тормыйлар. Сораштырылган күршеләр ягыннан гаилә уңай характерлана, балаларын тиешенчә тәрбиялиләр, торак-көнкүреш шартлары гомум кабул ителгән нормаларга туры килә. Тикшерү материаллары Россия Җинаять-процессуаль кодексының 144 маддәсе һәм 145 маддәсе тәртибендә процессуаль карар кабул итү өчен, Россия Федерациясе тикшерү идарәсенең республика буенча тикшерү комитеты районара тикшерү бүлегенә җибәреләчәк”.
Полиция ата-аналарга балаларының тәрәзәдән егылуын булдырмау өчен профилактик чаралар күрергә киңәш итә. Төп киңәшләр, балалар тәрәзәне киң итеп ача алмасын өчен тәрәзәләргә чикләүләр куюны һәм москит челтәрләрен егылудан саклану сыйфатында кулланмауны үз эченә ала. Чөнки алар баланың авырлыгын күтәрә алмый. Шулай ук балаларны ачык тәрәзәләр һәм балконнар янында караучысыз калдырмаска, бала аңа менмәсен өчен барлык җиһазларны тәрәзәләрдән читкә этәрергә һәм балаларга тәрәзә төпләрендә яки балконда уйнарга ирек бирмәскә кирәкен ассызыклап искәртә.
Фото «Заман сулышы»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев