Лениногорскида «Татарча диктант» яздылар
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида «Татарча диктант» яздылар

Лениногорск шәһәре халкы «Татарча диктант» акциясенә кушылды. Шәһәрнең «Ихлас» мәчетенә йөрүче хатын-кызлары диктант язды.

«Татарча диктант» акциясе ел саен уздырыла һәм анда теләге булган һәр кеше катнаша ала.

«Ихлас» мәчетенә укырга йөрүче ханымнар язучы, драматург Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан өзек яздылар. Диктантны 2 нче мәктәпнең татар теле укытучысы Фирая Хәниф кызы яздырган. Диктант нәтиҗәләре бер айдан соң билгеле булачак. 

Акцияда катнашучыларга рәхмәтебезне белдерәбез, дип яза «Ислам в Лениногорске» Телеграм-каналы.


Нет комментариев