Лениногорскида «Тоннель»профилактик операциясе уза
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида «Тоннель»профилактик операциясе уза

Рейдның максаты - исерек килеш руль артына утырып идарә итүчеләрне ачыклау.

Үткән атнада Лениногорск суды исерек килеш руль артына утырып, полиция хезмәткәрләренә  «эләккән» өч хатын-кызга штраф салды.

Ел башыннан Лениногорск шәһәре һәм районында барлыгы 38 юл-транспорт һәлакате теркәлгән. Мәсәлән, йөкле хатын-кыз җәяүле зыян күргән, 8 яшьлек кызны бәрдергәннәр.

Рейд барышында Лениногорск шәһәренең ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте, балаларны йөртү кагыйдәләренең үтәлешен, документларның булу-булмавын тикшерәчәкләр.

Руль артында аек, игътибарлы һәм уяу булыгыз.

Ильмира Гәрәева 

Фото: "Лениногорск-информ"


Нет комментариев