Лениногорскида тычкан бизгәге чирен йоктыручылар арасында шәһәр, авыл кешеләре бар
Бөер синдромлы геморрагик бизгәк, икенче төрле аны тычкан бизгәге дип йөртәләр, әлеге авыру күтәрелеше көзен һәм язын күзәтелә.
Шушы елның сигез ае эчендә Лениногорск районы территориясендә әлеге авыруның 7 очрагы теркәлгән.
Бу хакта “Гигиена һәм эпидемиология” үзәгенең Лениногорск бүлеге табибы Рамилә Мөхәммәдиева хәбәр итә.
“Инфекция организмга пычранган азык-төлекләр кулланган вакытта, пычрак куллар, су һәм җәрәхәтләнгән тән тиресе аша эләгергә мөмкин, хуҗалык бинасын, дача йортын, участокларны җыештырганда да эләгә, анда кимерүчеләр йөргән булса, хәтта тузанны сулау да җитә”, - ди Рамилә Харрасовна.
“Көзге якта келәтне җыештырырга уйладым. Бодай тутырылган капчык та бар иде, аларны тычкан кимергән, тишелгән. Мин инде аны-моны уйлап тормадым, себердем, җыештырдым, тәртип урнаштырдым. Аннары чирләп киттем, җыештырганда салкын тидергәнмендер, ахры, дидем”, - әнә шулай дип сөйли бер ханым. Баксаң, ул салкын тиеп түгел, ә тычкан бизгәге йоктырган булган икән.
“Тычкан бизгәге белән, нигездә, шәхси гигиена таләпләрен үтәмәгән очракта авырыйлар. Инфекция кешедән кешегә йокмый. Бөер синдромлы геморрагик бизгәктән вакцина юк, гади саклану чараларын үтәргә кирәк”, - ди Рамилә Мөхәммәдиева.
Лениногорск районы санитар хезмәте тарафыннан шушы елның сигез ае эчендә тычкан бизгәгенең 7 очрагы теркәлгән. Шуның өчесе – шәһәрдә яшәүче, дүртесе – авыл кешеләре. Авыручылар арасында ике хатын-кыз бар. Бишесе – эшли, икесе эшләми. “Һөнәри составы ягыннан караганда, нефть тармагында – өч кеше, бер – шофер, бер – сыер савучы бар”, - ди Рамилә Харрасовна.
Табигатьтәге кебек, шулай ук өй шартларында да, кимерүчеләр белән бәйләнешкә керүдән сак булу зарур, алар белән көрәшү, тагын да яхшырак. Лениногорск районында авыручыларның ике очрагында инфекцияне урманнарга, кырларга чыккач йоктырганнар, 5 очрагы - яшәү урыны буенча йорт яны участогында эшләү белән бәйле.
Рамилә Мөхәммәдиева авыруның йоктыру урыннарын да әйтте: Кирлегәч, Югары Чыршылы, Горкино, Дала Зәе. Өч очракта инфекция Нурлат районы, Оренбург, Самара өлкәләре белән бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев