Лениногорскида тыл хезмәткәрләренә багышланган чара узды
Сугыш вакытында тылда барган авыр хезмәт турында чараны “Исток-Башлангыч” социаль ярдәм үзәге белгече Анастасия Туктарова үткәрде.
Очрашу Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган иде. Чараның максаты – балигъ булмаган социаль ярдәм алучыларны сугыш елларында тылда булган балалар һәм яшүсмерләрнең роле һәм батырлыгы белән таныштыру, аларның хезмәтенең, үзара ярдәмләшүенең кыйммәтен аңларга ярдәм итү.
Презентацияне карау барышында катнашучылар сугышта җиңүне фронттагы солдатлар гына түгел, тылдагы гади кешеләр дә яулаганын белделәр.
Хатын-кызлар, картлар һәм яшүсмерләр заводларда тәүлегенә 16шар сәгать эшләп, армия өчен корал ясауларын, азык-төлек җитештерүләре турында тыңладылар.
Авылларда яшәүчеләрнең илебезне, фронтагыларны һәм тылдагыларны туендырыр өчен икмәк үстерүләре, еш кына үзләре дә ач калса да, күбрәк фронтка җибәрергә тырышулары турында белделәр .
Фото "Исток-Башлангыч" үзәгеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев