Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида урнаштырылган яңа светофор башкача эшли (+фото һәм видео)

Лениногорскиның Тукай-Чайковского урамнары киселешендә күптән түгел көйләнә торган светофор куелды.

Моннан ике еллар элек шул урынга светофор куюларын сорап шәһәр мэриясенә мөрәҗәгать итүчеләр күп булган. Бу урында машиналар хәрәкәте күп. Җәяүлеләр монда гел йөреп тормый. Җәяүлеләр куркынычсызлыгы өчен шундый төрдәге светофор урнаштыруны сорап, без «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенә мөрәҗәгать иттек. Республика хисабы бюджетына көйләнә торган светофор куелды«, — ди Лениногорскидагы «Юл хәрәкәте иминлеге» комиссиясе секретаре Марат Якупов. 

Быел ноябрь аенда светофорны упнаштырдылар. Ләкин ул башка төрле эшли, светофорны җәяүле үзе көйли ала. Шул турыда сайтта аңлатып үтәбез.

Беренчедән: 

Тукай-Чайковский урамнары чатындагы светофорда җәяүлеләр өчен кызыл төс янып тора, ә машина йөртүчеләр өчен яшел. (фото)

Икенчедән: 

Светофор баганасына игътибар итегез, анда менә мондый (фотода) сары төстә, уртасында кул рәсеме төшкән түгәрәк бар. Шунда басарга кирәк һәм яшел ут кабынганын көтеп торырга. Кайчак, ике тапкыр басарга туры килә. 

Өченчедән:

Җәяүлеләр өчен 18 секунд вакыт бар. Шул арада юлның бер ягыннан икенче ягына чыгып өлгерә аласыз. «Лениногорск-информ» хезмәткәре Рамия Гарифуллина үзе бу тәҗрибәдә (экспериментта) катнашты.

Түбәндәге видео шул хакта (видео), туры эфир.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев