Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида үтереш: ир-ат чүкеч белән сугып хатынны үтергән

Шәһәр суды, аңлы рәвештә кеше сәламәтлегенә авыр зыян салып, аны үлемгә дучар иткән лениногорскилыны 6 елга ирегеннән мәхрүм итте.


Әлеге җинаять үткән елның апрель аенда булган.

Суд материалларынан күренгәнчә, гаепләнүче Б. үзе белән өйдәш хатын-кыз һәм тагын берничә кунагы белән бергә, хәмер эчеп, кәеф-сафа корып утырганнар. Әмма билгеле бер вакытта өй хуҗасы һәм аның өйдәше арасында низаг килеп чыккан. 63 яшьлек гаепләнүче, хатын-кызның муенына, кулына эләккән беренче нәрсә – чүкеч белән суккан. Сугу шул дәрәҗәдә көчле булган: хатын-кыз, хәрәкәтсез калып, идәнгә авып төшкән. Бер тәүлек буена ул  ашыгыч ярдәм чакыртудан баш тартып идәндә яткан. Аны икенче көнне генә шәһәрнең үзәк хастаханәсенә алып килгәннәр.

Табиблар хатын-кызга “умыртка баганасының муен өлеше сыну” диагнозы куеп, ашыгыч рәвештә Әлмәт медчанчастенә озатканнар. Әмма табиблар 5 ай дәвамында зыян күрүченең гомерен саклап калу өчен көрәшсәләр дә, ул алган тән җәрәхәтеннән вафат булган.

Суд тикшерүе барышында гаепләнүче Б., җинаять кылуда гаепле булуын танымаган.  Үзе белән  бергә яшәгән хатын-кыз арасында конфликтлы хәлләр булганы юк дигән. Хәтта зыян күрүчегә чүкеч белән сукканмы-юкмы икәнен дә хәтерләмәвен әйтеп, акланырга маташкан. Әмма, суд  залында бәхәсләрдә чыгыш ясаганда, гаепле булуын таныган. Кылган гамәленә бик үкенүен белдергән. Аның аркасында гомере өзелгән өйдәшенең кызыннан гафу да үтенгән.

Суд Б.ны РФ Җинаять кодексы 111 маддәсенең 4 өлешендә каралган – аңлы рәвештә сәламәтлегенә авыр зыян салып, саксызлыгы аркасында кеше үтерү  җинаятен  кылуда гаепле дип тапкан. Ул 6 елга катгый режимлы төзәтү колониясенә хөкем ителгән. Б.  суд залында ук сак астына алынган.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән һәм шикаять ителергә мөмкин.

 

Лениногорск суды сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X