Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида үткән Shifa Кубогына бокс ярышы җиңүчеләре кемнәр? (+фотолар)

Лениногорскиның «Юбилейный» паркында Shifa Кубогына бокс ярышы узды.

Бу хакта язган идек. 

Республиканың 58 иң оста яшь боксчысы бөтенесе берьюлы Лениногорскига  көч сынашырга килде. Әлеге бәйге быел 14 нче кабат уздырылды.

Быелгы бокс турнирында 2015 нче елда туган, спортның бу төрендә яңа гына адымнар ясый башлаган балалардан алып, төрле дәрәҗәдәге ярышларда үзләренең осталыгын күрсәтергә өлгергән 15-16 яшьлек үсмер спортчылар да катнашты.

“Безнең клубта җиде яшьтән алып, аннан өлкәнрәк яшьтәге балалар һәм үсмерләр шөгыльләнә. Тренировкалар атнасына 6 тапкыр, бер сәгать ярым дәвам итә. Бу ярышларда безнең клубны тугыз  боксчы тәкъдим итте. Аларны тугызы да уңышлы чыгыш ясадылар. Үз яшьләрендәге боксчылар арасында алтын һәм көмеш медальләргә ия булдылар”,- ди клубның өлкән тренеры Нәфис Мөхәмәдиев.

Әлеге клубның иң яшь боксчылары, 2015 нче елгы Даян Мөхәммәдиев – алтын, ә  Демьян Носов көмеш медальләрне яулап алуга ирештеләр.

2014 нче елгы боксчы Вадим Сурков та көмеш медальгә ия булды. 

2011 нче елда туган көрәшчеләрнең берсе – Глеб Куропаткин, бәйге нәтиҗәләре буенча ул икенче урынга чыкты. Ә икенчесе – Тимур Абдуллин, алтынга ия булды. 2010 нчы елгы  боксчы Алексей Якупов һәм 2007 нче елда туган Максим Зубарев та, турнирның иң югары бүләген алуга ирештеләр.

Тагын бер көмеш медальне 2009 нчы елгы боксчы Тимербулат Фатыйхов яулады. Бәйгедә кыз балалар да көч сынашты. Лениногорск боксчысы Ксения Ратникова – ярышларның әйдәп баручы көрәшчесе иде. Нәтиҗәдә ул  тагын бер алтын медальнең хуҗасы булды. 

Боксчылар бераз гына ял итеп алган арада, ярышлар карарга  килгән халыкны  каратэ көрәшчесе Артур Кәшапов гаҗәпләндерде. Ул бер йодрыгы белән сугып, шактый гына калын блокны урталай ярды, тимер кадакларны төрлечә бөгеп күрсәтте. Кыскасы, спорт бәйрәмен тагы да мавыктыргычрак итте.

“Җәй көненә безнең әле тагын планлштырылган ярышларыбыз бар. Аларның берсе якташыбыз Дамир Исламов истәлегенә, танкчылар көне уңаеннан узачак.

Икенчесе үзебезнең тренер Фәнил Хәмәтов истәлегенә үткәреләчәк. Ә Россия көне уңаеннан булган ярышларда әзерлек дәрәҗәләре көчле булган боксчылар катнашты”,- диде SHIFA бокс клубының  өлкән тренеры.

Исламия Галимова.

Фото: Рамия Гарифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев