Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида үзе белән яшәүче ир-атка пычак ярасы ясаучы хатын-кыз суд каршына басты

Лениногорскилы хатын-кыз үзе белән бер түбә астында яшәүче ир-атка пычак ярасы ясаган өчен суд каршына басты.

Хокук саклау органнары чыгарган карар җинаятьче өчен чагыштырмача җиңел булды.

Канлы низаг шәһәр фатирларының берсендә килеп чыккан. Бергә яшәүчеләр аш бүлмәсендә, табын атында утырганда сүз арты сүз китеп, тавышланыша башлаган. Конфликтның иң кызган вакытында, хатын-кыз стенадагы магнитлы тоткычтан пычак алып, ир-атның корсагына кадаган. Әмма үзенең ни кылганын аңлап ашыгыч ярдәм чакырган.

Авыр яраланган  ир кешене хастаханәгә алып киткәннәр. Ул табибларның вакытында ярдәм итүләре нәтиҗәсендә генә исән калган.

Хатын-кыз Россия Федерациясе Җинаять кодексының 111 нче маддәсе нигезендә,  аңлы рәвештә кеше сәламәтлегенә авыр зыян салуда гаепле дип табылган. Җинаять Кодексының бу маддәсендә, кылынган җинаятьнең нинди дәрәҗәдә булуына карап, сигез елдан-унбиш елга кадәр иректән мәхрүм ителү турында сүз бара. 

Суд якын кешесенең гомерен чак кына өзми калган хатын-кызны, гаепләнүче һәм зыян күрүче үзара килешү сәбәпле, өч елга шартлы рәвештә хөкем итте.

Әмма шартлы хөкем ителүнең үз җитди таләпләре бар. Хөкемгә тартылучы аларны үтәмәгән очракта, яисә үз-үзен кулда тота алмаса, мондый хөкемнең бик тиз чын срокка әйләнүе мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев