Лениногорскида Ватан Геройлары көне уңаеннан бокс турниры булды
Россия Федерациясендә беренче тапкыр Ватан Геройлары көне 2007 елның 9 декабрендә билгеләп үтелде.
Лениногорскида Ватан Геройлары көне уңаеннан бокс турниры булды. Шәһәребезнең “Яшьлек” спорткомплексына үзебезнең 3 нче спорт мәктәбе, “Чемпион” һәм “Shifa”, “Олимп” клубы боксчылары гына түгел, Бөгелмә, Әлмәт, Азнакай, Туймазы, Чирмешәннән дә яшь бокс осталары җыелды.
Ватан Геройлары көненә багышланган бокс турнирын «Олимп» бокс клубы оештырды, бу ярышлар – Россия Герое Дамир Исламовның бокс буенча тренеры Альберт Сафин инициативасы.
Тамашачылар алдында «Беркут» хәрби-патриотик клубына йөрүче үсмерләр чыгыш ясады. Алар кул сугышы, корал куллану, команда бердәмлегенә күнегүләр күрсәттеләр.
«Яшьлек” спорткомплексында киеренке көрәштә 19 пар боксчы очрашты. Үзләренең осталыкларын күрсәтергә 40 спортчы килгән, Барысы да төрле дәрәҗәдәге боксчылар. Бәйге “А” классындагы турнир иде.
Ярышларда иң кечкенә һәм иң җиңел авырлык категориясендә көрәшүче балалар да, өлкәннәрдән калышмады. Алар бокс техникасын яхшы үзләштерүләрен күрсәттеләр, саклану һәм һөҗүм итүне чиратлаштырдылар. Ә тренерлары аларны дәртләндереп, кирәк вакытта тынычландырып, киңәшләрен дә биреп торды.
Әлбәттә, ярышлардан соң һәр көрәшне спортчылар остазлары белән янә күз алларыннан үткәреп, анализлап нәтиҗәләр чыгарачаклар.
Ярышларда катнашучыларны турнирны карарга килгән җанатарлары, туганнары, илне саклуга багышлаган хәрбиләр куәтләп тордылар.
Турнир җиңүчеләрен һәм призерларын грамоталар, медальләр белән бүләкләделәр, турнир символикасы төшерелгән сувенирлар тапшырдылар. Ә оештыручылар бу турнирны ел саен уздыруны планлаштыруларын әйттеләр.
Рамия Гарифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев