Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида «Ватан сакчылары» фонды филиалы мобилизацияләнгәннәр һәм аларның гаиләләренә ярдәм итә

«Ватан сакчылары» фонды филиалының координаторы - Наталья Менжаева.

Менә ярты елдан артык ул хәрби хәрәкәтләр ветераннары, МХО катнашучылары һәм һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре белән эш алып бара.

“Эшләү барышында махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре белән очрашырга, аралашырга туры килде. Мин аларга фондның эшчәнлеген сөйләдем. Алардан нинди сораулары, мөрәҗәгатьләре бар икәнлеген сораштырам. Барысы белән дә телефоннар алмаштык”, - дип сөйли социаль координатор.

«Ватан сакчылары» дәүләт фонды Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча оештырылды. Фондның төп  бурычы – махсус операциядә катнашучыларга, хәрби хәрәкәт ветераннарына тыныч тормышка кайтырга булышу, аларның гаиләләренә ярдәм итү. Фонд шулай ук һәлак булган хәрбинең гаиләсенә төрле яклап ярдәм белән дә тәэмин итә.

Социаль координатор эшенең төп юнәлешләре: үз ветераннарына һәм һәлак булганнарның гаиләләренә шәхси социаль ярдәм күрсәтү, аларга тиешле барлык ярдәм чараларын, медицина һәм социаль реабилитацияне алуда, дарулар алуда, психологик ярдәм күрсәтүдә, техник реабилитация чараларын һәм шифаханә-курорт дәвалануын алуда ярдәм итү. Фонд шулай ук хәрби хәрәкәт ветераннарын яңадан эшкә урнаштыруда ярдәм итә.

Менә ярты елдан артык ул хәрби хәрәкәтләр ветераннары, МХО катнашучылары һәм һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре белән эш алып бара.

“Эшләү барышында махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре белән очрашырга, аралашырга туры килде. Мин аларга фондның эшчәнлеген сөйләдем. Алардан нинди сораулары, мөрәҗәгатьләре бар икәнлеген сораштырам. Барысы белән дә телефоннар алмаштык”, - дип сөйли социаль координатор.

Наталья Петровна һәлак булган хәрбинең туганнарына таныклык алуда ярдәм иткән. “Һәлак булган хәрбинең әнисе белән сөйләшкәндә, аңа таныклык бирелмәве ачыкланды. Ул мәсьәләне хәл иттек. Шулай ук уллары һәлак булгач, аның әтисе һәм әнисенең физик, психологик яктан хәлләре начарайды. Без аларга медицина реабилитациясе тәкъдим иттек. Алар Яр Чаллыда дәвалану алалар”, - ди Наталья Менжаева.

«Ватан сакчылары» фонды Лениногорскида Гагарин урамы, 51нче йортта (Мәшгульлек үзәге бинасында), 2нче катта урнашкан, 15нче кабинет. Дүшәмбедән җомгага кадәр, 8.00дән 17.00 сәгатькә кадәр эшли, 12.00-13.00 сәгатьләрдә – төшке аш вакыты. Телефон: 8-927-244-02-56 – Наталья Петровна Менжаева.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев