Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида велосипед һәм самокат урлау очраклары ешайган

Көннәр җылытып, юллар такырлана башлануга велосипед, самокат ише нәрсәләрне дә күпләп урлый башлаганнар.

Бу турыда Лениногорск Эчке эшләр бүлеге хәбәр итә.          

Соңгы көннәрдә Эчке эшләр бүлегенә ике тәгәрмәчле транспорт чарасын урлау факты буенча  ике лениногорскилы мөрәҗәгать иткән.  

Шашин проспектындагы күп фатирлы йортның подъездыннан балалар велосипеды һәм мәктәпләрнең берсеннән самокат урлап киткәннәр.

Велосипедларны һәм самокатларны караусыз калдыру, аларны саклау өчен нинди дә булса чаралар күрмәү – күңелсез очракларның төп сәбәбе.

Лениногорск Эчке эшләр бүлеге велосипедлар, самокатлар һәм балалар коляскалары хуҗаларын,  үз мөлкәтләрен саклауга кайгыртучанлык күрсәтүләрен сорый.

Фото: Роман Силантьев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев