Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида вируслы авырулар сәбәпле, иртәнге фильтрлар эшен көчәйтү карары кабул ителде

Соңгы арада кызамык, коклюш вирусы турында матубгат чараларында да язалар, телеканалларда да сөйлиләр.

Бүгенге көндә Лениногорскида кызамык һәм коклюш авырулары теркәлмәгән, шулай да саклану чаралары күрергә кирәк.

Узган ел Татарстанда кызамыкның 146 очрагы, 1782 очрак – бума ютәл (коклюш) теркәлгән. Хәзер янәдән балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, предприятие-оешмаларда иртәнге фильтр эшен көчәйтү карары кабул ителде.

Иң мөһиме – авыруларны вакытында ачыклау һәм балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә, коллективларга килә торган авыру икәнлеген кисәтү. 

Иртәнге фильтрда температурага гына түгел, шулай ук вируслы авыруларның симптомнары булуына да игътибар итәчәкләр. Әгәр дә инфекция билгеләре булган хезмәткәрләр,эшчеләр яки укучылар ачыкланса, алар коллективта авыруны башкаларга да ияртмәс өчен, читләштерелергә мәҗбүрләр. Иртәнге фильтрлар 2024 ел ахырына кадәр кертелә.

Белгечләр кызамыкны яшен тизлегендә таралучы мәкерле чир дип атый. Әйтик, күпфатирлы йортта берәрсе шул чирне йоктырган булса, бу чир вентиляция торбалары аша тиз арда йортта яшәүче бар кешене аяктан егарга мөмкин.

Эпидемиологик сораулар буенча баш табиб урынбасары Рамил Гаязов әйтүенчә, вируслы инфекцияләр буенча авыручылар саны, гыйнвар белән чагыштырганда, кимрәк. Эпидемия сезоны әлегә тәмамланмады.

“Әлегә кызамык, коклюш ише инфекцияләр Лениногорскида теркәлмәде. Ләкин кызамык авыруының үзәгендә булган кешеләр бар, алар үзләре дә бу хакта белмәгәннәр, чөнки авырулар соңрак ачыкланган. Алар авырмадылар, аннары да чирләмәсләр дип уйлыйбыз, алар балачакта кызамыктан прививка алган булганнар. Бүгенге көндә кайбер ата-аналар балаларына инфекцион чирләрдән прививка ясатмый, аларның гамәле дөрес түгел. Прививкалар куркыныч чирләрдән сакларга ярдәм итә”, - ди Рамил Гаязов.

 

фото: Лениногорск-информ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев