Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида волонтерлар иҗтмагый киңлекләрне сайлауда халыкка ярдәм итә

2025 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләрне сайлауда тавыш бирү дәвам итә. Ул 30 апрельгә кадәр барачак.

Тавыш бирү смартфон аша бара, әлег процессны бар кеше дә аңлап бетермәскә мөмкин. Шунлыктан тавыш бирүдә ярдәм итү өчен Лениногорскида волонтерларны әлеге эшкә җәлеп иттеләр. Алар шәһәрдә халык күп йөри торган урыннарга чыктылар.

Әйтик, узган шимбәдә Ленинград урамы, 16нчы йорт территориясендә булдылар. Волонтерлар халыкка тавыш бирү өчен теге яки бу иҗтимагый территорияне сайларга тәкъдим итәләр, объектлар белән таныштыралар. Аларның ярдәме аеруча олы яшьтәге кешеләр өчен кирәк, алар онлайн-сервисны аңлау авыррак.

"Без бүген бу урынга мөмкин кадәр күбрәк кешене тавыш бирүгә җәлеп итү өчен чыктык. Тавыш бирү бик тә мөһим. Чөнки аннары шәһәрдә күбрәк парклар, спорт мәйданчыклары, ишегаллары төзекләндереләчәк. Шәһәребез матурая бара, тагын да уңайлы ял итү урыннары булсын иде. Без мондый акцияләрне Мәдәният сараенда һәм яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсендә үткәргән идек”, - дип сөйли волонтер Максим Зубарев.

Аның әйтүенчә, кешеләр тавыш бирү катнашырга теләк белдерә, кызыксыналар. Чыннан да, без булган арада гына да, берничә кеше мобиль телефоны аша тавыш бирергә өлгерде. Максим безгә – журналистларга да әлеге процедураны аңлатты.
Тавыш бирү өчен, әлбәттә, беренче чиратта – интернет челтәренә тоташкан мобиль телефон кирәк.  Аннары gorodsreda.tatar.ru яки Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталына керергә һәм “Опросы жителей” дигән бүлектә тавыш бирергә.

Лениногорскида тавыш бирү өчен 5 объект чыга. Алар: Менделеев урамындагы буалар каскады үсеше буенча спорт кластеры (өченче чираты), Тукай урамындагы Ленин исемендәге мәйдан, Ленин исемендәге сквер (Моряков урамыннан Куйбышев урамына кадәр, икенче чираты), Тукай урамы буенча җәяүле өлеше, Вахитов урамы буенча шәһәр скверы.

Лениногорскида яшәүче Игорь Ковшенин да волонтер ярдәменнән файдаланды. Ул әлеге проект белән таныш. Иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүдә катнашырга икәне турында да белә. “Минем хыяым – Гагарин урамын төзекләндерсеннәр иде. Ул беренче космонавт исеме белән йөртелгәч, төзек булырга тиеш. Бүген менә сәүдә үзәгенә дип килдем. Карыйм, монда волонтер егет тә бар. “Добрый Татарстан” киеме белән ерактан күренеп тора. Ул миңа аңлатты, тавышымны бирдем. Башка лениногорскилылар да актив рәвештә тавыш бирсеннәр дип телим”, - ди Игорь Ковшенин.

30 апрельгә кадәр, ягъни тавыш бирү тәмамланганчы, алар һәр шимбә-якшәмбе халыкка аңлату эшләре алып барачак. Бу атнада автовокзал янындагы сәүдә үзәгендә 10.00нан 14.00кә кадәр  булачаклар.

 

Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев