Тормыш бертөрле генә бармый, кеше ялгышырга, кыек юлга керергә мөмкин. Ә гаиләдәге балалар бу чакта үзләрен кимсетелгән итеп тә тоя. Ләкин катлаулы тормыш шартларында да балалар турында кайгырту һәм игътибар өстенлекле юнәлеш булып калуын искә төшерә торган традиция бар.
Лениногорскида ата-аналары Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәте идарәсенең Татарстан буенча Лениногорск муниципальара филиалында исәптә торучы балалар өчен акция узды, әлеге чара пробация законнары кысаларында үтте.
Инспекция начальнигы урынбасары Альфред Насыров мәктәп укучыларын яңа уку елы белән котлады, канцелярия кирәк-яраклары белән портфель һәм татлы бүләк тапшырды.
Лениногорскида пробация системасының актив эшләвен билгеләп үтәргә кирәк. Бу комплекслы якын килү иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән затларга социаль, психологик, юридик, көнкүреш һәм матди ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Программа элеккеге тоткыннарга югалган документларны кайтарырга, торак табарга һәм эшкә урнашырга ярдәм итә, бу кабат җинаятьләр куркынычын шактый киметә.
Гаилә элемтәләрен саклауга да аерым игътибар бирелә: хөкем ителгәннәргә генә түгел, аларның гаилә әгъзаларына, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтелә.

Нет комментариев