Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида хөкем срогы үтүчеләргә кабул итү вакытында хокукларын аңлаттылар

Хокук белемен арттыру пробациянең нигезе булып тора.

Пробация турында федераль закон – бүгенге көндә хөкем срогы үтәүчеләргә, аларның нинди хокукларга һәм бурычларга ия булуларын аңлата.

Лениногорскида шушы мәсьәләгә кагылышлы бердәм кабул итү булды. Республика кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Лениногорск районы буенча җәмәгать ярдәмчесе Людмила Наумова, Лениногорск шәһәре җинаять-башкарма инспекциясенең пробация төркеме өлкән инспекторы Альфред Насыйров белән берлектә Лениногорск җинаять –башкарма инспекциясендә исәптә торучы гражданнарны кабул итте.

Бу кабул итү пробация чаралары кулланыла торган затларга хокукый ярдәм күрсәтүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән иде. Аның барышында хөкем ителгәннәрнең актуаль ихтыяҗларын ачыклау, шулай ук «Россия Федерациясендә пробация турында» 2023 нче елның 6 нчы февралендә кабул ителгән Федераль законының  ничек үтәлешен тикшерү максатында, кабул итүгә килүчеләр белән  шәхси әңгәмәләр уздырылды.

 Гражданнарга пробация турындагы законнар кысаларында аларның хокуклары һәм бурычлары аңлатылды.  Социаль адаптация узу, эшкә урнашу һәм яшәү өчен кирәкле ярдәм алу мәсьәләләре буенча аңлатмалар бирелде.

Очрашу йомгаклары буенча Людмила Наумова һәм Альфред Насыйров Лениногорск районы территориясендә пробация турында Федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алыштылар, проблемалы мәсьәләләр ачыкланды һәм аларны хәл итү юллары билгеләнде.

 

фото: А. Насыйровтан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев