Лениногорскидагы күп функцияле үзәкнең бәйрәм көннәрендә эш графигы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскидагы күп функцияле үзәкнең бәйрәм көннәрендә эш графигы

Лениногорскидагы күп функцияле үзәккә бәйрәм тирәсендә йомышыгыз төшсә, аларның эш графигын белеп тору комачау итмәс.


4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне һәм 6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне. Алар Татарстанда бәйрәм булмаган ял көннәре булып тора. Шулай итеп,  4, 5, 6 ноябрьдә татарстанлылар ял итә. Россия Федерациясе Хезмәт кодексы маддәсе нигезендә, бәйрәм алдыннан, ягъни 3 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскартыла.

Лениногорскидагы күп функцияле үзәккә бәйрәм тирәсендә йомышыгыз төшсә, аларның эш графигын белеп тору комачау итмәс. Күп функцияле үзәкнең дә (МФЦ) 3 ноябрьдә эш сәгате 1 сәгатькә кыскартылган була, 4,5,6 ноябрьдә ял итәчәкләр. 7 ноябрьдә гадәти эш көне.

 


Нет комментариев