Лениногорскидагы күпкатлы йортта янгын чыгып, яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр
13 декабрьдә көндез Ленинград урамындагы тугыз катлы йортта янгын турында хәбәр килә.
Төтен исен тоеп, беренче каттан өченче катка кадәр фатирларда яшәүче 18 кеше янгын сүндерүчеләр килгәнче үзләре урамга чыккан.
«Татар-информ» га Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын чыганагын янгын сүндерү часте звеносы өченче каттагы баскыч мәйданчыгында тапкан – балалар коляскасы янган, аны сүндергәннәр.
Шуннан соң янгын сүндерүчеләр югарырак күтәрелә башлаган – бишенче кат мәйданчыгында иске җиһазлар һәм әйберләр янган, аларны шулай ук сүндергәннәр.
11 нче номерлы янгын сүндерү часте хезмәткәрләре битлекләр белән йортның алтынчы һәм җиденче катларыннан дүрт кешене чыгарганнар. Коткарылганнар арасында бер бала булган.
Янгынның сәбәбе ачыклана.
Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр шунсын истә тотарга га тиеш: янгынга каршы режим кагыйдәләре баскыч мәйданчыкларыннан кладовка ясап, анда фатирда урын табылмаган әйберләр урнаштыруны һәм баскыч астында янучан материаллардан ясалган предметларны саклауны тыя.
Подъездда калдырылган коляска яки велосипед янгын куркынычы булып санала, моның өчен административ хокук бозулар турындагы кодекс буенча җаваплылык каралган.
Яңа төзелгән йортларда гадәттә коляскалар һәм велосипедлар саклау өчен махсус бүлмәләр каралган. Әмма бездәге подъездларның күпчелеге андый әйберләр калдыру өчен җайлаштырылмаган. Әгәр дә өйдә андый урын юк икән, подъезддагы әйберләр өчен җаваплылык тулысынча фатир хуҗаларының үз өсләренә ята. Кечкенә балалары булган гаиләләргә җиңел түгел, әмма кешеләр иминлеге өстенлекле булырга тиеш.
фото: ГУ МЧС РОССИИ по РТ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев