Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскидан Алинә Галимова «Автоледи — 2024» республика конкурсыннан икенче урын яулап кайтты

Казан шәһәрендә «Автоледи — 2024» конкурсының республика этабы узды.

Анда республиканың төрле районнарыннан 45 хатын-кыз катнашты. Алар арасында шәһәребезнең муниципаль этабында узган «Автоледи» конкурсында инде икенче ел рәттән беренче урынны яулаган Алинә Галимова да бар.

Конкурсның финал өлешендә гүзәл затлар өч төрле сынау узды. Беренчесе теория өлеше буенча имтихан булса, икенчесе вакытка автомобильне йөртүдә төрле киртәләрне узарга тиеш иде. Ә инде өченчесендә — «Юл хәрәкәте иминлегенә хатын-кыз карашы» темасына иҗади сәләтләрен тикшерде. 

Хатын-кызларның барчасы да яхшы әзерләнеп килгән иде. Нәтиҗәдә, беренче урынны Норлат районыннан Наталья Львова, икенче урынны якташыбыз Алинә Галимова, өченче урынны Яшел Үзән районыннан Валентина Хазиева яулады. Аларга Диплом, Кубок һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фото һәм мәгълүмат Татарстан Республикасы Дәүләт автоинспекциясенең Телеграм-каналыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев