Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскидан Галия Шакирҗанова экология буенча республикакүләм бәйгедә җиңү яулады

Галия апа – “Заман сулышы”ның күптәнге дусты, актив хәбәрчесе һәм иң беренче чиратта, ул – тирә-як мохиткә, экологиягә битараф булмаган ханым.

 

Яшьтән үк табигать, хайваннар, кошлар өчен кайгырып, борчылып яшәгән Галия Яхиевнаның конкурста беренче урын алуы – бик лаеклы. Ул Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы үткәрә торган “ЭКОлидер” бәйгесендә “Гражданнар” номинациясендә җиңде һәм күптән түгел җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына Казанга барды. “Белсәгез, мин Казаннан зур хис-тәэсирләр белән кайттым. “Пирамида” үзәгенә безне – җиңүчеләрне тәбрикләделәр, сый-нигъмәтле өстәлләр артына утырып, номинацияләр буенча бүләкләнүчеләрне карадык, бүләкләүләр арасында концерт номерлары да булды. Бик матур оештырганнар чараны. Истәлеккә фотоларга да төштем”, - дип сөйли ул.

 Быел конкурс 18нче мәртәбә уздырылды һәм экология министрлыгының 30 еллыгына багышланды.

Галия Шакирҗанова 73 яшендә дә табигатьне саклау буенча актив эш алып бара, хуҗасыз хайваннарга булышу ягын һәрдаим кайгырта. Ул 64 яшенә кадәр балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде. “Балаларны яратып, үземнең бурычымны төгәл башкардым. Балаларга һәркөнне “5 минутлык әңгәмә” дип аталган сөйләшүләрне нәкъ менә табигатькә мәхәббәт, хайваннарны сакларга кирәклеккә багышладым. Балалар кызыксынып тыңлый иделәр, сораулар бирәләр. Ә зурраклары исә үзләре дә хисләнеп сөйли иделәр”, - ди Галия ханым.

Лениногорскиның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең кайберләре әле дә укыту программалары төзегәндә аңардан киңәшләр сорый.

Галия Яхиевна һәрдаим “Заман сулышы”, “Лениногорские вести” газетларына экология темасына язмалар яза, укучыларыбызны да табигатькә сакчыл караш күрсәтергә канатландыра.

 Аның әйтүенчә, хәзер экологиягә мөнәсәбәтне яхшыртучылар бик күп. Ул моны конкурста катнашучыларның күплегеннән әйтә. “Җир-Анабызны сакларга кирәклекне аңлыйлар. Экополиция, урман сакчылары, егерьләр, волонтерлар, сулыкларны браконьерлардан саклаучы оешмалар һәр җирдә бар икән. Алар бүләкләү тантанасында да бихисап булды. Мин Лениногорскидан үзем генә идем”, - ди.

Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетында 23 декабрь санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев