Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскига эш визиты белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде (+ фотолар)

Бүген Лениногорскида муниципаль районның социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре буенча йомгаклау сессиясе узды.

Лениногорск муниципаль район советының хисап сессиясенә Лениногорскига эш визиты белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде. Сессия шәһәрнең Мәдәният сараенда үтте.

Сессиягә кадәр Фәрит Хәйрулла улы район башлыгы Рәгать Хөсәенов озатуында Лениногорск политехник колледжда булды.  Ул федераль грант хисабына җиһазландырылган остаханәләрне карады. Педагоглар һәм студентлар белән аралашты.

Аннары кунаклар Мәдәният сараена юл тотты. Биредә промышленность предприятиеләре, аграр предприятиеләр, үзмәшгульләр, уку йортлары оештырган бай күргәзмәне карадылар.

Шулай ук тәкъдим ителгәннәр арасында махсус хәрби операция, гуманитар ярдәм, Гаилә елы темасын үз эченә алган күргәзмәләр дә бар иде.

Районның 2023 елдагы социаль-икътисади үсеше һәм 2024 елга йомгаклары турында сайтка соңрак язарбыз.

Безне карап, күзәтеп барыгыз.

Розалия Мостафина һәм https://leninogorsk.tatarstan.ru фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев