Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскига коммуналь инфраструктра өчен өстәмә финанс чаралары бүлеп биреләчәк

Лениногорск муниципаль районында коммуналь инфраструктура тузган.

Коммуналь инфраструктура 75 проценттан артык тузган хәлгә килгән. Беренче чиратта 12 нче котельныйны модернизацияләү зарур, шулай ук 100 километрга якын җылылык һәм кайнар су челтәрләре алыштыру көтә.

Су белән тәэмин итү системасына килгәндә, шәһәрдә аның искерү дәрәҗәсе 75 процентка җитә, ә авыл җирендә суүткәргечләрнең 60 проценты залыштыруны таләп итә.

Әлбәттә, бу мәсьәләләрне муниципалитет хисабыннан гына хәл итеп булмый. Бу хәлне аңлап, быел республика шәһәр челтәрләрен реконструкцияләүгә 235 млн. сум юнәлдерәчәк. Коммуникацияләрне ремонтлауга мондый күләмдә районга беренче мәртәбә акча бүлеп бирелә.

Бу хакта Лениногорск муниципаль районы сессиясендә хәбәр ителде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев