Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Өч тапкыр хөкем ителгән лениногорскилыны 2 елга катгый режимлы төзәтү колониясенә озаттылар

Исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен берничә тапкыр хөкем ителгән лениногорскилы катгый режимлы колониягә озатылачак.

Лениногорск шәһәр суды исерек хәлдә транспорт чарасы руле артына утырган 31 яшьлек җирле кешегә гаепләү карары чыгарды.
Моннан бераз вакыт элек шәһәрнең Шашин проспектында ДПС хезмәткәрләре тарафыннан ВАЗ-21124 маркалы автомобиль туктатыла. Машина йөртүченең исерткеч эчемлек кулланган булуы тышкы кыяфәтенә үк чыккан була. Алкотестор ярдәмендә үткәрелгән тикшерү лениногорскилының исерек булуын раслый.  Ул өргән һавада этил спиртының абсолют күләме  1 литрга 1,160 миллиграмм тәшкил итә. Руль артына исерек килеш утырган яшь кеше тикшерү нәтиҗәсе белән  үзе дә ризалаша.

Элегрәк  гаепләнүче РФ Җинаять Кодексының  264.1 маддәсе буенча өч тапкыр хөкем ителгән булган. Беренче тапкыр ул төзәтү эшләре рәвешендә җәза үтә. Икенче һәм өченче тапкыр шартлы срокларга  хөкем ителә.

Суд аны РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсенең 2 өлешендә каралган – исерек  хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен хөкем ителүченең янә шушындый ук җинаятьне  кылуда гаепле дип тапты.  Шартлы рәвештә хөкем ителү турында элек  кабул ителгән карарлар гамәлдән чыгарылды.

Гаепләнүче 2 елга катгый режимлы төзәтү колониясенә хөкем ителде. Ул шулай ук 5 ел дәвамында транспорт чараларына бәйле эшләр белән шөгыльләнүдән дә мәхрүм калды.

Хөкем  ителүче суд залында ук сак астына алынды, машинасы дәүләт файдасына конфискацияләнде.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән һәм апелляция тәртибендә шикаять ителергә мөмкин.

Фото: "Лениногорск-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев