Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы 280 мең акчасыннан «колак каккан»

Шушы көннәрдә Лениногорскида яшәүче 38 яшьлек ир кеше мошенниклар исәбенә 280 меңнән артык акчасын күчереп куйган.

Зыян күрүченең сүзләре буенча, ул мошенникладан алданучылар турында ишетеп тә, укып та белгән.  

Көннәрдән бер көнне, аңа билгесез кеше шалтыратып, үзен банкның куркынычсызлык хезмәтеннән дип таныштырган. Әңгәмәдәшнең сүзләренә караганда, финанс оешмасы белгечләре аның банктагы исәбеннән,  рөхсәтсез акча алу омтылышын булдырмый калган һәм хәзер булган хәлгә ачыклык кертәләр.

Лениногорскилыга кулындагы банк картасын яңартып чыгарттырырга, анда булган акчаны алып “куркынычсыз исәпкә” күчерергә кушканнар.

Ир кеше шалтыратучыларга ышанып, алар әйткән адрес буенча урнашкан терминалга барган. Үз исәбендә булган сумманы алып,  телефоннан әйтелгән исәпкә күчергән. Үзенең явыз ниятле кешеләр корбаны булуы турында, ул соңрак аңлаган һәм эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Үзе аңлатканча, мошенникның үз –үзен ышанычлы, иркен тотуы, аңа чын күңелдән ярдәм итү теләге белән шалтыратуы, шик тудырырлык урын калдырмаган. 

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре мошенникның шәхесен ачыклауга юнәлтелгән оператив-эзләү чаралары комплексы үткәрәләр. Җинаять эше кузгатылды.

Лениногорск эчке эшләр бүлеге гражданнарны уяу булырга чакыра! Билгесез кешеләрнең телефоннан шалтыратып әйткән сүзләренә ышанмагыз. Сүз банк картагыз турында барса, шунда ук сөйләшүне туктатыгыз.

Сез Банк белән мөстәкыйль рәвештә элемтәгә кереп, бу мәсьәләгә ачыклык кертә аласыз.  

Әгәр дә җинаятьчеләр корбаны булгансыз икән, кичекмәстән полициягә “02”телефоны буенча хәбәр итегез.

Исламия Галимова тәрҗемәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев