Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы 3 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм ителгән

Элек бер кабат хөкемгә тартылган лениногорскилыга янә суд каршына басарга туры килде. Шәһәр суды аны кеше сәламәтлегенә авыр зыян салуда гаепле дип тапты.

Әлеге эш материалларыннан күренгәнчә, 34 яшьлек исерек хәлдә булган гаепләнүче һәм шундый ук хәлдәге зыян күрүче арасында, соңгысының  үз-үзен әдәпсез тотуы аркасында, низаг килеп чыккан. Аның барышында, гаепләнүче берничә тапкыр зыян күрүченең кулына һәм башына бита белән суккан. Алар арасында бәрелеш моның белән генә тәмамланмаган. Ул зыян күрүче егылып, аңын югалтканчы дәвам иткән. Гаепләнүче  Н.  зыян күрүчегә ябык баш мие җәрәхәте, сыну һәм тән ярасы рәвешендә җәрәхәтләр ясаган.

Суд тарафыннан аның бу гамәлләре сәламәтлеккә авыр зыян салу буларак билгеләнде. Әлеге җинаять буенча тикшерү эшләре барышында, Н.үзен өлешчә генә гаепле дип акланса да, хөкем каршында гаебен тулысы белән таныды. Ул үзенең кылган эшенә үкенүен белдерде һәм зыян күрүчедән гафу үтенде.

Суд  Н.ны гаепле дип тапты.  Аңа 3 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итү һәм катгый режимлы төзәтү колониясендә утыру рәвешендә җәза билгеләде. Хөкемгә тартылучы суд залында сак астына алынды. 

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев