Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы 4 миллион акчасын «очырган»

Лениногорск Эчке эшләр бүлегенә тагын мошенникларга алданып мөрәжәгать иткәннәр.

1956, 1978, 1979 елгы лениногорскилыларны алдаганнар. Һаман шул мошенниклар баш калка? Кайчан соң алар жиңеләчәк? 

1979 елгы хатын-кызның гаризасыннан күренгәнчә, аңа булган акчаларын инвестициягә кертергә тәкъдим иткәннәр. Билгеле инде, алдаганнар. Ә хатын-кыз ышанган? Акчасы арта имеш. Арттымы? Булганы да калмады. 3 миллион да 900 мең акчасы жилгә очты. Хатын-кыз үкенәдер дә, ләкин "Терсәк якын, тешләп булмый" мәкален искә төшерәсе генә калды шул. 

1978 елгы хатын-кызны ял итәргә бару турындагы юлламалар белән алдаганнар. Ул 175 мең сум акчасыннан колак "каккан". Китте ял итәргә! Барасың килсә да, бару юк хәзер. 

Ә менә 1956 елгы ир-атны "судья" алдаган. Ничек дисезме? Ир-атка билгесез номер шалтырата, үзен судья дип таныштыра, "ышандырып" сөйли. Ир-ат аңа хәтта Дәүләт хезмәтләре порталына керү өчен килгән кодны да әйтеп бирә. 

Әлеге мошенниклык гамәлләре буенча жинаять эшләре кузгатыла. Белмим, таба алырлармы? Яхшыга өметләник. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев