Лениногорскилы алимент бурычлары өчен хөкем ителде
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы алимент бурычлары өчен хөкем ителде

42 яшьлек лениногорскилы балигъ булмаган балаларына алимент түләмәгәне өчен шартлы рәвештә хөкем ителде.

Аның алимент бурычы 1 миллион 200 мең сумга кадәр житкән.

2022 елның ноябреннән 2023 елның мартына кадәр ир-ат алимент түләмәгән, балага матди ярдәм күрсәтмәгән. Элегрәк ул шундый ук хокук бозу өчен административ җаваплылыкка тартылган булган инде. 

Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган. Суд аны сынау срогы белән шартлы рәвештә алты айга ирегеннән мәхрүм итә.

Фото: Лениногорск-информ


Нет комментариев