Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы алимент бурычын тулысы белән кайтарган

Лениногорск суды алимент бурычын тулысы белән кайтарган җирле кешегә карата җинаять эшен туктатты.

Эш материалларыннан күренгәнчә, узган елның сентябрендә, балаларына алимент бурычын түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган 39 яшьлек әти кеше алга таба да алиментын түләргә ашыкмаган.

Ир кешенең башта бурычы 57 мең генә булса, тора-бара ул 367 мең сумга җиткән. Үзенә карата җинаять эше кузгатылгач, лениногорскилы эшнең кая таба барган бик тиз аңлап алган. Суд утырышына ул инде бурычларын тулысы белән түләгәнлеген дәлилләүче рәсми документ алып килгән.

Эш каралган вакытта аның алимент буенча бурычы булмавын суд приставлары хезмәте биргән белешмә һәм балаларының законлы вәкиле дә раслаган, ул гаепләнүчегә карата дәгъвалары булмавын белдергән.

Суд, алимент бурычын тулысынча түләү турындагы мәгълүматларны исәпкә алып, РФ Җинаять кодексының 157 маддәсенә 3 нче искәрмә нигезендә җинаять эшен туктату турында карар кабул итте. Гаепләнүче җинаять җаваплылыгыннан азат ителде. 

Фото: Лениногорск-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев