Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы Галия Шакирҗанова кара каргалар кайтуын хәбәр итте

Яз хәбәрчеләре – кара каргалар

Лениногорскида яшәүче, кошларны, дүрт аяклы хайваннарны үз итүче, аларны ашатучы Галия апа Шакирҗанова яз хәбәрчеләрен – кара каргаларның кайтуын редакциягә шалтыратып хәбәр итте. Ул кошлар дөньясына бик игътибарлы.

“Иркәм, кара каргалар кайткан бит. 9 март көнне йорт каршындагы агачта күрдем. Эй шатландым инде. Дөрес, аларның саны азрак. Ярый әле, шушы агачны кистертмәгәнмен икән. Менә кошларым ел саен шунда кайтып, шунда оялый”, - ди Галия апа.
 Кара каргалар үзләренең тырышлыгы белән алар язның килүе һәм табигатьнең яңартылуы турында хәбәр итәләр.

Баксаң, кошлар бөтенесе дә берьюлы очып килми икән, башта ата кошлар, аннары гына ана кошлар. Күп дистә еллар дәвамында алар бер үк урыннарда яшиләр. Очып килгәч тә, беренче ике-өч атнада алар аеруча шау-шулы – үзара оя бүлешәләр. 

Кызыклы факт: каргалар гомерлеккә парлаша. Өченче елда гына гаилә коралар, узган сезонда дөньяга килгән яшь кошлар яңа туган кош балаларын карарга ярдәм итә.

Кара каргалар белән бәйле сынамышлар.

 Көньяктан кайткан кара каргалар- кояшлы көннәр вәгъдә итә.

 Әгәр кошлар борчылса, җиргә төшәргә батырчылык итмичә очсалар –  көннәр суытуга.

 Әгәр иске ояларында утырсалар, кар тиз эреп бетә, ел мул килә.

 Каргалар яңа "өйләр" ясаса, ояларын югарырак корса -корылыкка һәм эссегә, түбәнрәк урнашсалар - яңгырлы җәйгә.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев