Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы газ колонкасы урлаган

Лениногорскида яшәүче 58 яшьлек ир кеше, хезмәт күрсәткән өчен өстәмә түләү алган - хуҗаларның газ колонкасын урлап киткән.

 

Әлеге кырын гамәле өчен аңа суд каршына  басарга туры килгән. Хөкем алдында ул гаебен тулысы белән таныган, әмма, үзенең сүзләре буенча, нилектән шулай килеп чыгуын аңлатып бирергә оялган.

Суд материалларыннан күренгәнчә, лениногорскилы ханым фатирын төзекләндерергә ниятләп, гаепләнүче ир кешегә мөрәҗәгать иткән булган. Төзекләндерү эшләрен төгәлләгәч, ир кеше алдан килешенгән хезмәт хакы белән генә чикләнмәгән. Ул подвалдагы кирәк-яраклар саклана торган бүлмәнең йозакларын ватып ачкан һәм 6 мең сумлык газ колонкасын да эләктереп киткән.

Суд хөкем карары чыгарганда, гаепләнүченең колонка хуҗасына матди зыянны тулысы белән кайтаруын исәпкә алды. Аңа карата ирегеннән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәза билгеләде. Ир кеше бер ел да сигез айга шартлы рәвештә хөкем ителде.

Исламия Галимова тәржемәсе.

https://photo.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев