Лениногорскилы ике элекке хатынын кыйнаган
Лениногорскилы ике хатыны белән дә аерылган була.
Эш материалларыннан күренгәнчә, хатын-кызлар элекке ире янына балигъ булмаган балаларына алимент түләү мәсьәләсен хәл итү өчен килгәннәр. Сөйләшү барышында ир белән хатынының берсе арасында бәхәс башлана. Ир-атның ачуы чыга һәм ул хатыннарын кыйный.
Кыйнаган өчен җаваплылыкка тартылган ир-ат бер хатынына карата үз гаебен таный, протокол белән килешә. Икенчесенең гаебе белән килешми, чөнки ир-ат аны читкә этеп кенә җибәрдем, дип әйтә.
Суд-медицина экспертизасы нигезендә, суд ир-атны гаепле дип таба. Ул административ җаваплылыкка тартыла һәм штраф түләргә мәҗбүр.
Фото: Лениногорск-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев