Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы икенче тапкыр исерек килеш руль артында тотылган

Исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткәне өчен, инде бер тапкыр хөкем ителгән лениногорскилы, шундый ук хәлдә кабат руль артында тотылган.

Бу юлы аңа штраф һәм  билгеләнгән вакыт дәвамында транспорт чарасын йөртүдән тыю белән генә чикләнергә туры килмәгән.

Суд,  хокук таләпләрен санга сукмаучыга колония-торак пунктына бер елга “юллама “ биргән. 

Лениногорск прокуратурасы, алкоголь кулланганнан соң руль артына утырган  45 яшьлек ир кешегә карата булган дәүләт гаепләвен куатләп чыкты. Суд, ир кешене РФ Җинаять Кодексының 264.1 маддәсенең 2 нче пункты нигезендә  (исерек хәлдә кылынган җинаять өчен хөкем ителгән затның, автомобиль белән исерек хәлдә идарә итүе) гаепле дип тапты.

Суд материалларыннан күренгәнчә, гаепләнүче  узган елның 12 нче октябрендә, Ново-Садовой урамында ВАЗ-2114 автомобиле руле артында исерек хәлдә тотылган. Юл хәрәкәте иминлеген саклау инспекциясе вәкиле, тоткарланучының документларын тикшергәндә, аның исерек килеш автомобиль белән идарә иткәне  өчен, инде хөкем ителгән булуын ачыклаган.

Хокук таләпләрен үтәмәүче ир кеше, судта үзенең гаебен тулысы белән таныган. Лениногорск суды аны 1 елга ирегеннән мәхрүм итте һәм 3 елга транспорт чаралары белән идарә итүдән тыйды.

Шунсын да әйтергә кирәк, әлегә аның идарә итәргә транспорт чарасы юк та. Чөнки шәхси автомашинасы- җинаять коралы буларак, дәүләт файдасына конфискацияләнде.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Исламия Галимова тәрҗемәсе

Фото: "Лениногорск-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев