Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы илкүләм проект кысаларында социаль контракт аша эшен ача

Лениногорск районында яшәүче Эльвираның даими эш урыны булмый һәм ул озак вакытлар рәсми рәвештә эшкә урнаша алмыйча йөргән.

«Демография» илкүләм проект кысаларында социаль контракт аңа үз эшен ачарга ярдәм итте.

Эльвира  «Исток-Башлангыч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль челтәрләрендә социаль контракт турында мәгълүмат күргән. Тулырак мәгълүмат алу өчен гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенә мөрәҗәгать итә. Социаль контрактны рәсмиләштерү мөмкинлеге турында бөтен кирәкле мәгълүматны алгач, тиз әзерләнә торган ризык сату буенча киоск арендаларга уйлый. Кирәкле барлык документларны җыйганнан соң аңа үзмәшгульлек оештыру һәм алып бару өчен 150 000 сум акча бүлеп бирелә.

Нәтиҗәдә, алынган акчаларга ул эшен дәвам итү  өчен кирәкле җиһазлар сатып алган.

Бүгенге көндә ул уңышлы эшләп килә. Социаль контракт ике бала әнисенә  керем һәм хезмәт хакы белән тәэмин итәргә ярдәм итте.

https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2084346.htm

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев