Лениногорскилы исерек килеш руль артында йөргән өчен машинасыннан «колак каккан»
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы исерек килеш руль артында йөргән өчен машинасыннан «колак каккан»

Лениногорскида яшәүче 28 яшьлек егеткә исерек хәлдә кабат руль артына утырган өчен хөкем карары чыгарылган.

7 июнь көнне юл-патруль хезмәте инспекторлары машина туктата. Егетнең документларын тикшергән вакытта, аның айнык булмавы ачыклана.

Медицина тикшерүе үтәргә егет кеше каршы килә. Аны тоткарлыйлар, машинаны штраф-стоянкага алып китәләр. 

Нәтиҗәдә, егет үзенең гаебен таный. Суд аны 2 елга машина йөртү хокукыннан азат итә һәм 200 сәгать мәҗбүри эш башкарырга тиешлеге турында хөкем карары чыгара.

Фото: Лениногорск-информ


Нет комментариев