Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы кредит бурычын хатынына калдырып үлгән

Лениногорскида яшәүче ир-ат банктан кредит рәсмиләштергәннән соң, аны кайтарып бирә алмый вафат булган.

Мәрхүмнең турыдан-туры варислары булып тормыш иптәше һәм әнисе калган. Закон нигезендә калган мираска хуҗа булып калган варислар, вафат булучының банктан яки башка кредит оешмасыннан рәсмиләштереп алган бурычларын да түләргә тиеш. Ир-атка бурычка биреп торган банк, аның бурычларын хатыныннан түләтүне сорап, Лениногорск судына мөрәҗәгать иткән. Мәрхүм заемчының тормыш иптәше беренче чираттагы варис булганга, дәгъва таләпләре аңа карата куелган.

Суд, әлеге гражданлык эшен караганда нотариустан мирас эшенең күчермәсен алган. Бу документ, закон нигезендә каралган алты айлык срок эчендә, вафат булган ир кешенең беренче чираттагы варислары үзләренә тиешле мирастан баш тартуларына ачыклык керткән. Мәрхүмнең тормыш иптәше һәм әнисе, билгеләнгән вакыт эчендә нотариуска гаризалар белән мөрәҗәгать иткән булган. 

Шушы хәлләрне ачыклап, заемчының хатыны аның үлеменнән соң мирас хокукына кермәгәнлеген һәм мирастан баш тартканлыгын исәпкә алып, суд аңа карата куелган дәгъва таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартты.

Фото: 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев