Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы, кызын коткарам дип, акчасын мошенникларга бирә

Мошенниклар шалтырата.

87 яшьлек әбигә “мин судтан, тикшерүче” дип, берәү шалтырата.

“Сезнең кызыгыз авариядә гаепле булды, юл һәлакәтендә йөкле хатын зыян күрде. Аны хастаханәгә алып киттеләр, операция ясаячаклар. Йөкле хатынның баласы төшәргә мөмкин. Кызыгызны җинаять җаваплылыгына тартмасыннар, аны төрмәгә утыртмасыннар өчен, зыян күрүчегә 800 мең сум акча кирәк булачак”, - дип, әбинең башын әйләндерә.

Сүзләренә ышаныч булсын өчен, ир-ат “трубканы кызыңа бирәм”, ди. Телефонның икенче ягында елаган тавыш белән бер хатын әнисеннән булышуын сорый, өйдәге бөтен булган акчаны күчер, ди.

Мондый сүзләрдән соң пенсионер әби, кызын коткарам дип, өйдәге бар акчаны җыя, барлыгы 500 мең сум акча була. Газетка төреп, пакетка сала да, курьерга әзерләп куя. Курьер килеп алып китә.

Бераз вакыт үткәч, пенсионер әбинең үз кызы кайтып кермәсенме? Исән-сау, бернинди хәл булмаган. Аннары гына барысы да мошенниклар гамәле икәнен аңлый.

Барлык очраклар буенча җинаять эше ачылган, дип хәбәр итә Лениногорск эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев