Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскилы мошенниклар тозагына эләгә язган

Лениногорскида яшәүче ир кешене шәхси счетыгызның бердәм номерын яңарту кирәк дигән, әлегә кадәр очрамаган сылтау белән, хәләл акчаларыннан мәхрүм калдыра язганнар.

64 яшьлек ир кешегә акчаларын саклап калырга, үзе мөрәҗәгать иткән элемтә салонының уяу хезмәткәре булыша.

Мошенникларның алдау схемасы һәрвакыттагыча башлана. Таныш булмаган берәү лениногорскилыга шалтыратып, үзен банкта эшләүче белгеч дип таныштыра. “Белгеч” ир кешенең финанс активларына мошенниклар кул сузуын хәбәр итә. Акчаларының иминлеген тәэмин итү өчен, кичекмәстән шәхси счетының бердәм номерын яңартырга кирәген әйтә. Әлеге операция банк хезмәте килешүе нигезендә каралган, дип ышандырда.

Мондый көтелмәгән хәбәрдән ир кеше югалып кала, билгеле. Ул үзенең аферистлар белән сөйләшкәнен башына да кертергә өлгерми. Ялган банк белгеченә үзенең банк карталары балансын хәбәр итә һәм әңгәмәдәше кушуы буенча бөтен акчасын салдыра. 

Мошенникларның нык уйлап төзелгән инструкцияләре буенча, ул тиз генә якындагы кәрәзле элемтә салонына барып, акчаларын “куркынычсыз исәпкә” күчерергә тиеш була.

Тик акчалар менә-менә караклар кесәсенә керергә торганда, аларның мошенниклык схемалары өзелә: ир кеше мөрәҗәгать иткән элемтә салоны хезмәткәре “куркынычсыз исәп”нең өченче затларның банк картасы номеры булуын күрә. Ул санаулы минутлар эчендә ир кешегә акча күчерергә ашыкмаска, ә тагын да яхшырагы – полициягә мөрәҗәгать итәргә киңәш иткән.

Шулай итеп, лениногорскилының 250 мең сум акчасы үз кесәсендә сакланып кала. 

Лениногорск районы буенча эчке эшләр бүлеге гражданнарны уяу булырга чакыра. Әгәр сезгә банк хезмәтеннән дип таныштыратып, шәхси исәбегез белән проблемалар килеп тууы турында хәбәр итсәләр, бу сүзләрне дөрескә алмагыз. Алар әйткән “куркынычсыз исәп”ләр булуына ышанмагыз. Бу – бары тик мошенникларның уйдырмалары гына.

Исламия Галимова тәржемәсе.

Фото: "Лениногорск-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев