Лениногорскилы наркотиклар белән тотылган
Бик күптәннән бирле наркотик матдәләр белән мавыгучыны, беренче юлга шартлы рәвештә генә хөкем иткәннәр.
Лениногорск суды 37 яшьлек җирле кешегә карата шундый хөкем карары чыгарган.
Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 228 маддәсенә нигезләп, аңа карата “наркотикларны законсыз сатып алу һәм саклау” буенча җинаять эше кузгатылган булган. Ул бик күп күләмдә киндер җыйган һәм аны киптереп фатирында саклаган. Хокук сакчыларына аның кырын эше мәгълүм булгач, аның яшәү урынын килеп тикшергәннәр. Тентү барышында 10 граммга якын авырлыктагы наркотик матдәләр табылган. Судта хөкем ителүче гаебен таныган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев